Биографиясе

1907 елның 11 июне, Кострома губернасы Хреново авылы – 1953 елның 21 апреле, Казан.

1930 елда Казан энергетика институтын тәмамлый.

1932 елдан Казан химия-технология институтында эшли, механика факультеты деканы һәм җылылык электротехникасы кафедра мөдире (1947–1953 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре охшашлык һәм физик-химик процессларны якынча модельләштерү теорияләренә карый.

Г.К.Дьяконов технологик процессларны модельләштерү методологиясен төзи. Аның тарафыннан химия производстволарында химик реакцияләрне төрле технологияләрдә модельләштерү буенча тикшеренүләр үткәрү өчен термотехник фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырыла.

1943 елда беренче мәртәбә катлаулы химик процесслар охшашлыгының гомуми шартларын тәгъбирли һәм академик М.В.Кирпичёв тарафыннан төзелгән якынча җылылык модельләштерү теориясен куллана.

Г.К.Дьяконов әлеге теориянең химик реакторларны хисаплау өчен кирәк булган физик-химик әверелеш процесслары кинетикасын тикшергәндә дә кулланылуы ихтимал икәнен күрсәтә.

Хезмәтләре

Опыт применения теории подобия к процессу пенообразования // Журн. техн. физики. 1942. № 6;

Принципы приближённого моделирования физико-химических превращений // Докл. АН СССР. 1947. № 7;

Моделирование процессов физико-химических превращений // Теория подобия и моделирования. М., 1951;

Вопросы теории подобия в области физико-химических процессов. М., 1956.