Биографиясе

1905 елның 30 марты, Рязань шәһәре — 1977 елның 12 июне, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлый (1925).

1946 елдан СССР ФА нең Тарих институтында, 1951 елдан СССР ның феодализм чоры тарихы секторы мөдире, бер үк вакытта, 1969 елдан, СССР территориясендә капитализмга кадәрге формацияләр тарихы бүлеге мөдире. Мәскәү тарих-архив институтында (1942–1949), Мәскәү университетында (1944–1960) укыта, профессор (1947).

Фәнни эшчәнлеге

Черепнин Россия дәүләтчелеге барлыкка килүнең теоретик, чыганакларны өйрәнү һәм тәгаен-тарихи мәсьәләләрен тикшерә, феодализм чоры рус тарихын чорларга бүлүне, X–XIII йөзләрдәге борынгы рус җәмгыятенең социаль-икътисади, сәяси тарихын, Россиядә сословиеле-вәкиллекле монархия һәм абсолютизм үсешен, XIV–XVII йөзләрдәге сыйнфый һәм сәяси көрәшне, рус тарихи процессы типологиясен өйрәнүгә өлеш кертә. Хезмәтләре чыганакларны өйрәнү фәненә һәм историографиягә, ярдәмче тарихи фәннәргә карый. «Россиядә феодализм үсешенең төп этаплары» («Основные этапы развития феодализма в России», М., 1955), «XIV–XV йөзләрдә Рус үзәкләштерелгән дәүләте оешу» («Образование Русского централизованного государства в XIV — XV вв.», М., 1960) монографияләрендә һ.б. хезмәтләрендә Идел буе һәм Урал алды халыклары тарихы, шул исәптән Россиянең Алтын Урда, татар ханлыклары белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләре; Идел буе төбәгенең руслар тарафыннан колонияләштерелүе процессы карала. Татар халкы килеп чыгышының болгар теориясен яклый.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1981, вафатыннан соң). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре           

Русские феодальные архивы XIV — XV вв.: В 2 ч. М.–Л., 1948–51; 

Русская палеография. М., 1956; 

Русская историография до XIX в. М., 1957; 

Земские соборы Русского государства в XVI — XVII вв. М., 1978.

Әдәбият           

Лев Владимирович Черепнин (1905 — 1977) // Материалы к биобиблиографии учёных СССР. М., 1983.

Автор — Е.Б.Долгов