Эчтәлек

Казанда 1782 елның 8 апрелендә «Тәртип уставы» («Устав благочиния») яисә Полиция уставы нигезендә оеша.

Губерна һәм шәһәр хакимияте закон һәм боерыкларын, мәхкәмә хөкемнәрен гамәлгә ашыру; сәүдә кагыйдәләрен, паспортлар турында законнарны үтәү, аралашу юллары һәм күперләрнең торышын, чиркәү тәртибен саклау, лотереяларны күзәтү; рәсми булмаган оешмаларны эзәрлекләү, комарлы уеннарны тыю, әдәпсезлекне кисәтү белән шөгыльләнә. Вак җинаятьләрне һәм 20 сумга кадәр дәгъвалы гражданлык эшләрен карый. Приставлар көн саен кулга алынучыларның исемлекләрен раслый.

Губернаторга буйсына, полицмейстер идарә итә.

1800 елның 6 сентябрендә Павел I Указы нигезендә бетерелә.

Әдәбият

Ерошкин Н.П. Очерки истории государственных учреждений дореволюционной России. М., 1960.

Автор – С.А.Фролов