Биографиясе

1959 елның 16 декабрендә Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә туа.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1983), шунда ук эшли.

2000 елдан Казан медицина университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсә торган организмда йөрәк эшчәнлегенең төрле режимда хәрәкәтләнү активлыгына яраклашу механизмын өйрәнүгә карый. Нигъмәтуллина йөрәк кыскару ешлыгы, канның тибү һәм кан әйләнешенең минутлык күләме үзгәрешләренең үзенчәлекләрен ачыклый. Вегетатив нерв системасының йөрәккә тәэсире механизмнарын өйрәнә. Күнектерелгән йөрәкнең мускул йөкләнешләренә яраклашуында адренорецепторларның ролен күрсәтә.

Хезмәтләре                                 

Сердечный выброс в онтогенезе у крысят // Физиол. журн. СССР, 1988. № 7 (автордаш);

Особенности адренергической и холинергической регуляции сердечного выброса развивающегося организма // Эволюционная физиология и биохимия. 1999. № 5 (автордаш);

Клеточно-молекулярные механизмы функционирования и регуляции сердца. К., 2004 (автордаш).