Эчтәлек

Баланы аталыкка карамага бирү тәртибе борынгы кабиләчелек дәвереннән килә. Ханның ир баласын кече яшьтән үк яклаучы һәм тәрбияләүче, аның беренче киңәшчесе аталык булган, ил һәм гаскәр белән идарә итү тәртипләренә өйрәткән. Кайвакыт аталык дәүләттә олуг карачы бәк (бәкләр бәге) вазифасын да үтәгән.

Чорына карап, аталыкның дәрәҗәсе күтәрелгән яки бала тәрбияләү белән генә чикләнгән. Русча документларда аталык төшенчәсе еш кына «дядька» язылышында бирелә.

Шулай ук кара: Алтын Урда

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследования о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1.; 1864. Ч. 2.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.