Биографиясе

1939 елның 5 декабре, Казан — 1986 елның 19 декабре, шунда ук.

1962 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли, 1970 елдан теоретик кибернетика кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дискрет математикага һәм катлаулылык теориясенә карый. Нигъмәтуллин Буль модельләре өчен катлаулылык функционаллары тәртибенең асимптотик закончалыкларын урнаштыру юлын эшли (Нигъмәтуллин вариацияле принцибы). Аның дискрет оптимальләштерүдә якынча исәпләү алгоритмнары белән табылган чишелешләрнең төгәллеген бәяләү буенча нәтиҗәләре киң танылу ала. Катлаулылык теориясе өлкәсендә Нигъмәтуллин Буль функцияләренең конкрет эзлеклелекләре белән эшләү катлаулылыгының нәтиҗәле түбән бәяләмәләрен исбатлау модельләрен тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Экспоненциальные нижние оценки сложности и пошагово моделирующие схемы // Кибернетика. 1987. № 4;

Нижние оценки сложности и сложность универсальных схем. К., 1990;

Сложность булевых функций. М., 1991;

Models of lower-bounds proofs // Theoret. Comput. Sci. 1987. V.52.