Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Ормышлы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Чыршылы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Ормышлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Авангард” колхозы оештырыла, 1958 елда аңа “Азат” (Болгар авылы), “Красный Октябрь” (Иске Варваринка авылы), “Кызыл юл” (үзәк утары Ормышлы авылында), “Техника” (Яңа Елхово авылы) колхозлары берләштерелә.

Халык саны

1926 елда – 204,
1949 елда – 380,
1958 елда – 177,
1970 елда – 158,
1979 елда – 78,
1989 елда – 38,
2002 елда – 14,
2010 елда – 9,
2017 елда – 8 кеше (татарлар).