Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 130 км, Чистай пристаненнан 68 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Яңа Чишмә районы Красновидово авыл советы, 1963 елдан Чистай районы Зирекле авыл советы составында. Халык саны – 87 кеше (1930 ел, руслар), 639 кеше (1939 ел, руслар), 337 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый. 1976 елда юкка чыга.