- РУС
- ТАТ
җылылык физикасы өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1955), профессор (1955)
1908 елның 23 гыйнвары, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Түбән Каргалы авылы — 1980 елның 28 июне, Мәскәү.
1935 елда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1964–1980 елларда Бөтенсоюз политехник читтән торып уку институтында (Мәскәү) җылылык энергетикасы җайланмалары кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре җылылык һәм атом электр станцияләрен эксплуатацияләүгә карый. Нигъмәтуллин эчке янулы двигательләрдә торба белән өрдерү теориясен эшли. Энергетика буенча дәреслекләр авторы.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Медаль белән бүләкләнә.
Рабочие процессы в турбопоршневых двигателях. М., 1962;
Современные ядерные реакторы. М., 1971;
Будущее теплоэнергетики. М., 1975.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.