Биографиясе

1939 елның 3 ноябре, Баулы районы Урал поселогы — 2019 елның 1 мае, Казан.

Казан педагогия институтын (1963), В.И.Ленин исемендәге Мәскәү педагогия институтын (1974) тәмамлый.

1963 елдан Азнакай районының Җәлил посёлогында урта мәктәптә укыта, 1971 елдан Казанның 81 нче урта мәктәбендә директор.

1974 елдан Могадишо (Сомали) педагогия көллиятендә математика укыта.

1977 елдан Казан педагогия институтының мәктәп белән идарә итүнең фәнни нигезләре кафедрасы мөдире һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү факультеты деканы.

1986 елдан Алабуга педагогия институты ректоры, 1989 елдан проректоры, 2002 елдан ректор вазифаларын башкаручы.

2003 елдан Казан педагогия университеты ректоры, 2005–2008 елларда Татар гуманитар-педагогия университеты ректоры, бер үк вакытта педагогия тарихы һәм этнопедагогия кафедрасы мөдире (1989–2010).

2011 елдан Казан университетында педагогия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре гуманистик тәрбия мәсьәләләренә, этнопедагогикага карый.

Бүләкләре

РФнең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2003). ТР Дәүләт бүләге (2007) лауреаты. Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Этнопедагогика: Халыкчанлык һәм гуманлылык: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. К., 2002;

Воспитание социалистической гуманности у школьников. К., 1987;

Гуманизм: Педагогика и школа. К., 1988;

 Уважение к человеку труда. К., 1988;

Курс лекций по педагогике. К., 2000 (автордаш).