Биографиясе

1927 елның 30 марты, Урал өлкәсе Троицк шәһәре — 21.3.2008 елның 21 марты, Казан.

К.Нәҗми һәм С.С.Әдһәмованың улы.

1957 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (1995 елга кадәр), радиофизика кафедрасы мөдире (1969–1983), бер үк вакытта махсус факультетның деканы (1978–1993).

1995–1998 елларда ТР Дәүләт милке белән идарә итү комитетының Сәнәгать департаменты генераль директоры киңәшчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре стратегик планлаштыруның фәнни-методик һәм мәгълүмати технологияләренә, катлаулы мәгълүмати системалар төзү һәм, төрле факторларны исәпкә алып, алар белән идарә итүне оптимальләштерүгә карый.

Нәҗметдинов махсус кулланыштагы перспективалы катлаулы радиоэлектрон системалар төзү принципларын тикшерә, аларны проектлаштыру һәм үсешләре белән идарә итүне автоматлаштыру алымнарын эшли, гамәли программалар пакетлары белән бергә ярымнатураль модельләштерү стендларын тәкъдим итә (хезмәтләре оборона сәнәгате тармакларында гамәлгә кертелә).

«Приём и обработка информации в сложных информационных системах» җыентыгының фәнни мөхәррире (1969–1992).

Публицистик хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

«Михайло Ломоносов» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале; РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Применение методов ТМО к анализу структурных помех в АРТС // Вопр. радиоэлектроники. 1966. Вып. 4;

Асинхронные радиотелемеханические системы: Особенности проектирования. К., 1967 (автордаш);

Введение в теорию проектирования асинхронных импульсных радиосистем. М., 1971 (автордаш);

Оценивание и классификация параметров объектов в условиях неопределённости. Рига, 1987 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов