- РУС
- ТАТ
айлык рәсемле журнал
Татар академия театры органы.
1927–1930 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә, якынча 30 саны чыга.
1927–1928 елларда «Татар дәүләт академия театры мәҗмуга-программасы» исеме белән дөнья күрә.
1930 елда латин графикасында басыла.
Составында М.Зәитов, Г.Гали, Ш.Госманов, Г.Кутуй, Х.Кәримов булган мөхәрририят тарафыннан әзерләнә.
Актив авторлары арасында — С.Атнагулов, С.Габәши, Г.Минский, З.Солтанов, Ш.Шамильский һ.б.
Журнал реалистик сәнгать позициясендә тора, сәхнәдәге декадентлык һәм модернизмга каршы көрәшә, татар милли театрының үсеш перспективалары турында фикер алышулар оештыра.
Татар акаемия театры, Россиянең Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Эстәрлетамак, Уфа һәм башка шәһәрләре татар театрлары эшчәнлеген яктырта.
Спектакльләргә («Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Галиябану» һ.б.) рецензияләр, театр сценографиясе, драматургиясе, икътисады һәм социологиясенә багышланган мәкаләләр бастыра.
1928 елда журнал битләрендә Б.А.Лавренёвның З.Солтанов тәрҗемәсендәге «Разлом» пьесасы буенча куелган спектакль турында фикер алышу уза.
1929 елда милли театрда форма проблемалары турында фикер алышына.
Татар актёрлары, режиссёрлары, драматурглары, рәссамнары, композиторлары турында истәлекләр һәм очерклар басыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – З.З.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.