Биографиясе

1864 елның 19 ноябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Монастырь Урае авылы — 1915 елның 26 августы, Петроград.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1887), шунда ук эшли, Киев политехник институтының минералогия һәм геология кафедрасы профессоры, химия бүлеге деканы (1903–1911).

Дәүләтнең югары уку йортларына карата сәясәтен гаепләгәне өчен, 1911 елда институттан чыгарыла.

Фәнни эшчәнлеге

1912 елдан Геология комитетында (Санкт-Петербург). Казан һәм күрше губерналарның территорияләрен геологик-географик тикшерүләр нигезендә, елга үзәннәре һәм субүләрләре рельефында асимметрияле формаларның килеп чыгышы турында топографик теория тәкъдим итә (1894, к. Нечаев-Борзов теориясе), Пермь системасы стратиграфиясенә нигез сала, Пермь системасы югары бүлеге төшенчәсен кертә, бу бүлекне өч өлешкә аеруны палеонтологик яктан нигезли.

Урта Азиянең палеозой һәм Идел буеның Пермь (258 форма һәм төр, шул исәптән 83 яңа) һәм кайнозой (170 форма һәм төр, шул исәптән 77 яңа) утырмаларының фаунасын тасвирлый.

Казан университеты геологлары белән берлектә Казан губернасының геологик картасын төзи.

Геология фәне эволюциясе юлларын, Казан губернасы территориясендә фосфорит ятмаларын өйрәнә.

Минералогия (1908), табигать белеме (1911), табигыять тарихы (1912) буенча һ.б. дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Казанский и уфимский ярусы пермской системы // Геолог. вестн. 1915. Т. 1, № 1;

Верхнепермские отложения // Геология России. 1921. Т. 2, ч. 5, вып. 3.

Әдәбият

Силантьев В.В. А.В.Нечаев. К., 2003.