Биографиясе

1928 елның 15 июле, Уральск шәһәре, хәзерге Казакъстан Республикасы —2001 елның 9 декабре, Казан.

Урал педагогия институтын тәмамлый (1951).

Шул ук елдан Казан университетында эшли: тарих-филология факультеты деканы (1960–1962), КПСС тарихы (1963–1991), сәяси тарих (1991–1994) кафедралары мөдире, профессор (1966).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар иҗтимагый-сәяси фикере формалашуы һәм үсеше тарихына карый. Идел буенда XIX йөздә — XX йөз башында барган азатлык хәрәкәте тарихына багышланган «1907–1914 елларда Казан социал-демократлар оешмасы: Кыскача очерк» («Казанская социал-демократическая организация в 1907–1914 гг.: Краткий очерк», 1961), «Яшерен революцион эшчәнлек: Архивтагы эзләнүләр һәм табышлар» («Тайны революционного подполья: Архивные поиски и находки», 1981), «Тарихның билгесез сәхифәләре» («Неизвестные страницы истории», 1989) хезмәтләре, шулай ук М.М.Вахитов турында очерк авторы. Аның «Революциягә беренче адым: В.И.Ульянов һәм XIX гасырның 80 нче еллары Казан студентлары» («Первый шаг в революцию: В.И.Ульянов и Казанское студенчество 80-х годов XIX в.», 1970), «Инанган марксистка әверелде» («И стал убеждённым марксистом», 1985) монографияләрендә В.И.Ленинның тормышы һәм эшчәнлегенең Казан чоры җентекләп тикшерелә.

Нәфыйгов — Г.Тукай турында китаплар һәм мәкаләләр авторы, шагыйрьнең татар телендә әсәрләре тупланмасын (т. 1–5, 1985–86) нәшер итүдә катнаша. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Мулланур Вахитов: Ист.-биогр. очерк. К., 1960;

Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли: Очерк истории. 1895–1917 гг. К., 1964;

Тукай и его окружение. К., 1986;

 Поиск продолжается. К., 1993;

Наш Тукай: Новые страницы из жизни поэта. К., 1998.

Әдәбият  

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999.

Авторлар — Е.Б.Долгов, В.А.Шагалов