Эчтәлек

Биографиясе

1966 елның 18 февралендә Тәтеш районы Олы Тархан авылында туган.

Казан университетын (1989 ел), Казан технология университетын (2003 ел) тәмамлый.

1989–1992 елларда Казанның спорт оешмаларында эшли.

1992–1994 елларда «Акции Павлова» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә коммерция директоры (Чабаксар шәһәре), 1994–1995 елларда «Алма» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә финанс директоры (Казан).

1995–1997 елларда, 1998–1999 елларда «Спуманте-Калфорд» Россия-Венгрия уртак предприятиесендә менеджер (Чабаксар шәһәре).

1997–1998 елларда «Промспецресурс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә маркетинг буенча әйдәп баручы белгеч (Мәскәү).

2000–2001 елларда «Лориен Имидж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә  үсеш буенча директор урынбасары (Казан).

2001 елда «Фосфорос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы директоры, 2005–2011 елларда генераль директоры (Казан).

2012–2013 елларда «Микробор-Нанотех» (Роснано корпорациясе) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә генераль директор.

2013–2016 елларда «РОСТЕКО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә генераль директор урынбасары.

2016 елдан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Дәүләт бүләге «Түбәнкамашин» акционерлык җәмгыятендә конкурентлыкка сәләтле радиаль шиннар җитештерү технологиясен камилләштерү өчен яңа материаллар эшләгәне һәм үзләштергәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.