- РУС
- ТАТ
тарихчы-археограф, тарих фәннәре кандидаты (1986)
1952 елның 23 ноябрендә Магадан өлкәсе Омсукчан поселогында туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1975), шунда ук эшли, 1989–2012 елларда татар халкы тарихы кафедрасы доценты, 2013 елдан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының документлар һәм архивны өйрәнү кафедрасы мөдире.
Рус писцовый кенәгәләрен, шул исәптән Казан һәм Зөя өязләренә караган кенәгәләрне өйрәнү һәм бастырып чыгаруга зур өлеш кертә. Урта Идел буеның XVI–XVIII йөзләрдәге социаль-икътисади һәм сәяси тарихына караган чыганакларны өйрәнү һәм археографиягә багышланган фундаменталь басмалар авторы: «Казан өязенең 1647–1656 еллардагы писцовый кенәгәсе» («Писцовая книга Казанского уезда 1647–1653 годов», М., 2001), «1646–1652 еллардагы теркәү материаллары буенча Зөя өязенең исемлек кенәгәсе» («Перечневая книга Свияжского уезда: По материалам писцового описания 1646–1652 годов», 2004); «Казан һәм Казан өязенең 1565–1568 еллардагы теркәү тасвирламасы» («Писцовое описание Казани и Казанского уезда 1565–1568 годов», 2006), «Россиянең Нугай Урдасы белән элемтәләре турында илчелек кенәгәләре. 1551–1561 еллар» («Посольские книги по связам России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг.», 2006).
Медаль белән бүләкләнә.
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.