Биографиясе

1929 елның 10 ноябре, Әстерхан шәһәре — 2017 елның 11 феврале, Казан.

1956 елда Югары корал инженерлары хәрби-диңгез училищесен (Ленинград) тәмамлаганнан соң, Севастополь шәһәрендәге хәрби частьтә лаборатория башлыгы булып эшли.

1958 елдан СССР ФА Органик химия институтында (Казан), 1961–1965 елларда Эксперименталь хирургия аппаратурасы һәм инструментлары фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында пластмассаларны медицинага кертү лабораториясе мөдире.

1965 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында технол. лабораториясе мөдире, 1998 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәзек органик синтез продуктлары һәм фосфорорганик кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә карый.

Муслинкин гөмбәгә каршы хлорацетофос препаратын, пешүләрдән һәм хирургик авыруларны дәвалау өчен ксимедон, тиредәге яман шешне дәвалау өчен глицифон препаратларын тикшерү, эшләү һәм гамәлгә кертүдә катнаша (бу препаратларның дару формалары «Татхимфармпрепаратлар» химия-фарм. берләшмәсендә чыгарыла).

Дәүләт бүләге метаболик дәвалау өчен димефосфон дару чарасын эшләгәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 85 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Әдәбият         

Нугманов В. Создатели новых препаратов // Науч. Татарстан. 1995. № 3.