Биографиясе

1940 елның 14 июнендә Пермь шәһәрендә туа.

1964 елда Пермь политехник институтын тәмамлаганнан соң, Чиләбе трактор заводында (1964–1965) һәм Пермь моторлар төзү заводында (1965–1967) эшли.

1971 елдан Пермь техник университетында, эретеп ябыштыру производствосы һәм конструкцион материаллар технологиясе кафедрасы мөдире (1981 елдан), бер үк вакытта (1997 елдан) эретеп ябыштыру производствосы буенча Россия милли ассоциациясенең «Көнбатыш Урал аттестация үзәге» АҖнең генераль директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металларны, эретмәләрне, металл булмаган материалларны диффузияле эретеп ябыштыруга карый.

Мусин бериш булмаган материалларның (шул исәптән ионлы-ковалент бәйләнешле функциональ керамик материаллар, химик бәйләнешләре юнәлешсез һәм туенмый торган нәметалл материаллар) каты фазасында эретеп ябыштырылган тоташтырмалар формалаштыру механизмнарын тикшерә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Россия Космонавтика федерациясенең К.Э.Циолковский исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Диффузионная сварка жаропрочных сплавов. М., 1979 (автордаш);

О механизме активации при сварке металлов с неметаллическими материалами // Докл. АН СССР. 1990. Т. 310, № 6 (автордаш);

Соединение металлов с керамическими материалами. М., 1991 (автордаш);

Физические и химические основы формирования сварных соединений металлов с неметаллическими материалами // Сварка и диагностика. 2007. № 1(автордаш).