Эчтәлек

1792 елның 19 феврале, Таррадейл, Шотландия — 1871 елның 22 октябре, Лондон.

Эдинбург университетында укыта, профессор (1831 елдан). Симур һәм девон системаларын аерып күрсәтә (1835).

Россиядә геологик объектларны, аерым алганда, Идел һәм Кама елгалары бассейнын өйрәнеп, 1841 елда Пермь системасын аерып өйрәнүне нигезли.

Рус палеонтологы А.А.Кейзерлинг һәм француз палеонтологы Ф.Вернейл белән берлектә Россиянең Европа өлеше һәм Урал геологиясе буенча белешмә төзи (1845). Палеозойның бүленеше буенча төп эшләр әлеге тикшеренүләр белән тәмамлана. Корольлекнең фәнни җәмгыяте әгъзасы (1826 елдан), Лондон геология җәмгыяте президенты (1831 елдан).

Хезмәтләре

Геологическое описание Европейской России и хребта Уральского: В 2 ч. СПб., 1849 (автордаш).