Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, балта эше кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1882 елда төзелә), мәктәп, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1284,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аңа “Безнең көч” (Кондырлы авылы) колхозы һәм Ульянов исемендәге колхоз (Суыксу авылы) кушыла. Соңрак Ульянов исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Суыксу авылында урнаша), 1993 елдан – “Рәс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер – “Раздолье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда китапханә (1957 елдан), “Дуслык” балалар бакчасы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) эшли.

Авыл янында табигать истәлеге – Кәрәкәле күле (1978 елда билгеләнә) бар.

Халык саны

1782 елда – 88 ир-ат;
1859 елда – 781,
1897 елда – 928,
1908 елда – 884,
1920 елда – 772,
1926 елда – 819,
1938 елда – 702,
1949 елда – 525,
1958 елда – 390,
1970 елда – 388,
1989 елда – 216,
2002 елда – 202,
2010 елда – 190,
2017 елда – 186 кеше (татарлар – 96%).