Тарихы

XIX йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Смыловка исеме белән телгә алына.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм чабата үрү кәсепчелеге тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда поташ заводы, тимерче алачыгы була. XX йөз башында икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 34 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Шуган авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Новая жизнь” колхозы (Рус Смыловкасы авылы белән бергә) оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән “Новая жизнь”, 1961 елда – “Новый путь”, 1964 елда “Маяк” колхозлары (Олы Чакмак авылы) составына керә. 1981 елда “Нектар” совхозы булып аерылып чыга. 2000 елдан крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1970 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, аннары тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.

Халык саны

1870 елда – 41,
1920 елда – 89,
1926 елда – 161,
1938 елда – 144,
1949 елда – 145,
1958 елда – 137,
1970 елда – 93,
1979 елда – 58,
1989 елда – 76,
2002 елда – 39,
2010 елда – 18,
2017 елда – 26 кеше (татарлар).