- РУС
- ТАТ
патологоанатом, ветеринария фәннәре докторы (1999), профессор (2001), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2009)
1959 елның 15 мартында Казакъстан ССР, Чимкент өлкәсенең Сарыагач районы Капланбәк уку-өйрәнү хуҗалыгында туа.
Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1985), шунда ук эшли, терлекләр цитологиясе, гистологиясе һәм эмбриологиясе кафедрасы мөдире (1999–2007), бер үк вакытта ветеринария факультеты деканы (1999–2000), проректор (2000–2003), 2007 елдан Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы — Казан шәһәре Баш дәүләт ветеринария инспекторы. Бер үк вакытта Казан ветеринария медицинасы академиясенең патологик анатомия һәм гистология (2007–2010), ветеринария-санитария экспертизасы (2010 елдан) кафедралары профессоры.
Хезмәтләре бруцеллёзга каршы төрле вакциналарның нәтиҗәлелеген һәм реактогенлыгын иммунологик, ультраструктур, иммуногенетик яктан бәяләүгә карый. Муллакаев терлекләрнең орган һәм тукымаларындагы төрле вакцина һәм апатоген штамм бруцеллаларын полимеразалы чылбыр реакциясе ярдәмендә индикацияләү ысулын тәкъдим итә; СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт ветеринария идарәсе тарафыннан расланган 3 норматив-техник документ эшли (1991).
Иммуноморфологические изменения в органах и тканях тёлок, привитых вакциной из штамма бруцелл 82-ПЧ в разных дозах // Ветеринария. 1993. № 5;
Строение разных штаммов бруцелл // Морфология. 1998. № 3.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.