Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1585,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Дүсмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Память Ленина” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Миңлекәев), 1944 елда колхоз “Память Ленина” һәм “Путь Ленина” колхозларына бүленә. 1951 елда ул колхозлар кабат берләштерелә. 1959 елдан – “Чулпан” колхозы, 1962 елдан – “Таң” колхозы (Дүсмәт (үзәк утары), Көек-Ерыкса, Акман, Дүсмәт (хакимият үзәге) авыллары) составында.

1993 (1994) елда “Таң” колхозы “Таң” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, “Вамин Татарстан” инвесторына күчерелә. 2002 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елларда “Таң” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2014 елдан “Сөт иле” “Нократ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы. 2016 елдан “Нократ” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (инвесторы - Р.М.Мотыйгуллин).

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (бинасы төзелә), соңрак – сигезьеллык (1981 елда яңа бина төзелә), 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1924–1925 елларда уку өе буларак ачыла, 1968 елдан клуб бинасында), клуб (1968 елда бинасы төзелә, 2008 елдан мәктәп бинасында), балалар бакчасы (1969 елдан, 2003 елдан мәктәп бинасында) медпункт (1975 елда бина төзелә), мәчет (1992 елдан) бар.

Төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

В.В.Галиев (1927 елда туган) – шагыйрь һәм язучы, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан);

М.В.Галиев (1941 елда туган) – җырчы (тенор), педагог, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР ның халык артисты;

Д.Г.Касимов (1943–2008) – ТР ның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 165 ир-ат;
1859 елда – 965,
1897 елда – 1287,
1908 елда – 1579,
1920 елда – 1512,
1926 елда – 1367,
1938 елда – 1211,
1949 елда – 910,
1958 елда – 859,
1970 елда – 936,
1979 елда – 804,
1989 елда – 672,
2002 елда – 516,
2010 елда – 488,
2017 елда – 387 кеше (мөселман татарлар – 98%, руслар – 1,5%, керәшен татарлар – 0,5%).