Максаты — анда катнашучыларның белемнәрен үстерү һәм мәдәни дәрәҗәләрен күтәрү. 1903 елда И. һәм Г.Габитовлар тырышлыгы белән оеша.

«Шимбәчеләр» составында Ф.Әмирхан, М.Вахитов, Г.Коләхмәтов, Р.Габитова, Ш.Сүнчәләй, Ә.Терегулов, Ә.Терегулова, Казан университеты студентлары, Казан реаль училищесе укучылары, мәдрәсә шәкертләре була. Шимбә саен утырыш уздырыла.

Әдәби әсәрләр уку һәм аларны тикшерү белән беррәттән татар һәм рус драматургларының пьесалары буенча спектакльләр дә куела (укытучы И.В.Терегулов җитәкчелегендә). Тамашалар өй спектакльләре рәвешендә була. Аларның беренчеләре, Ф.Әмирхан истәлекләренә караганда, 1903 елның кышында ук куела.

Тамашачылар даирәсен киңәйтү омтылышы 1906 елның 5 маенда ясала, ягъни спектакльләрнең берсе приказчиклар клубы сәхнәсендә куела. 22 декабрьдә Яңа клубта Н.Кәмалның «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе буенча спектакльләр дөнья күрә. Бу дата татар профессиональ театрының туу көне буларак билгеләнә.

Спектакльләрдә катнашкан яңа кешеләр арасында З.Габитова-Терегулова, Ш.Мөхәммәдъяров, Г.Сәйфелмөлеков, З.Саинова, Ш.Коләхмәтова, Р.Тенишев була.

«Шимбәчеләр» вәкилләренең күбесе 1910 елга кадәр эшләгән «Яшьләр» түгәрәге әгъзалары булып китә («Өч хатын берлән тормыш», «Алдым-бирдем», «Ике гашыйк» (Г.Исхакый), «Бәхетсез егет» (Г.Камал), «Оят, яки күз яше» (Я.Вәли), «Яшь хатын» (Д.Таҗдаров), «Ярлылык гаеп түгел» (А.Н.Остров ский) спектакльләре куела).

Әдәбият                

Татар совет театры. К., 1975; 

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор — И.И.Илялова