Административ-территориаль буйсынуы

1954 елда нигезләнә. 1956 елның 5 июлендә торак пункт – Яңа Биклән поселогы буларак теркәлә. Нигезләнгән вакыттан Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районына керә. 1980 еллар ахырыннан административ җәһәттә Чаллы шәһәренә буйсына. 2006 елда хәзерге исеме белән бүленеп чыга.

Хәзер – Круглое Поле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта вак таш, асфальт һәм такталар җитештерүче сәнәгать предприятиеләре эшли: «Трансервис-ЛТД», «Камдорстрой» тресты, «Строма», «Экстрафорест».

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1976 елдан), «Голубой вагон» балалар бакчасы (1984 елдан), балалар сәнгать мәктәбе (1987 елдан), «Акчарлак» бассейны, «Юность» күп функцияле үзәге (2013 елдан), табиблык амбулаториясе (1960 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), изге Ходай Архистратигы Михаил храмы (2005 елдан, элекке мәктәп бинасында) мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты (күп функцияле үзәк бинасында) каршында «Асылташ» хореография, «Хыял» театр, «Октава» һәм «Родные напевы» вокаль коллективлары эшли.

1994 елда тимер юл вокзалы төзелә.

1972 елда Акбаш – Круглое Поле тимер юлы төзелеше тәмамлану истәлегенә 1942 елда Брянск заводында эшләнгән паровоз урнаштырыла (тарих истәлеге).

Халык саны

1958 елда – 148,
1970 елда – 378,
1989 елда – 3070,
2002 елда – 3483,
2010 елда – 3098,
2020 елда – 3874 кеше (татарлар – 46%, руслар – 19%).