- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (24.2.1944, 7.2.1945, 29.6.1945), өлкән сержант
1914 елның 19 июле, хәзер БРның Благовар районы Сынташтамак авылы —1997 елның 7 гыйнвары, Уфа.
1932–1936 елларда «Ленэнерго» системасында слесарь булып эшли (Ленинград).
1936–1938 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 314 нче укчы полкта отделение командиры (67 нче һәм 2 нче удар армияләрнең 46 нчы укчы дивизиясе). Ленинград, 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Ленинград (1941–1944) оборонасында, Краснопольск-Ропша, Нарва, Таллин (барысы да — 1944), Көнчыгыш Померания һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 12 февралендә Луга (Ленинград өлкәсе) тимер юл станциясеннән көнбатыштарак (кул пулемётыннан атып, дошманның 2 контрһөҗүмен кире кайтара; яралана, әмма сугыш кырын ташламый), 1945 елның 15 гыйнварында Пултуск шәһәреннән (Польша) төньяк-көнбатыштарак (гаскәр белән җитәкчелек итеп, дошман тылына барып керә һәм кинәт һөҗүм итеп сугышның уңышлы тәмамлануын тәэмин итә), 1945 елның 10–11 мартларында Данциг (хәзер Гданьск шәһәре, Польша) шәһәренә керү юлларындагы сугышларда батырлык күрсәтә (беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелә; биеклекне алуда катнаша).
1945 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайта.
1952 елдан Уфада яши. Уфа нефть эшкәртү заводында тәэминат цехы башлыгы урынбасары булып эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Кн. 5;
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.