Эчтәлек

Гөбенә елгасының (Зөя елгасының сул кушылдыгы) уң ярындагы борынында, урта гасырлардагы (якынча XII–XIV йөзләр) ныгытылган болгар торулыгы (шәһәре) калдыклары, Яшел Үзән районы Салатчы авылыннан 1 км көньяктарак. Шәһәрлекнең мәйданы 23 мең м2. Беренче тапкыр С.М.Шпилевскийның археологик истәлекләр турындагы хезмәтендә искә алына (1877). Тикшеренүләр XIX йөзнең 2 нче яртысыннан Г.Н.Әхмәров (1891, 1909), Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков (1950), И.Л.Измайлов, А.М.Гобәйдуллин (1989–1990) тарафыннан алып барыла.

Археологик казулар барышында шәһәрлекнең уры, аның мәйданчыгының культура катламнары өйрәнелә. Шәһәрлек өч яктан текә ярлар белән (биеклеге 8 м га якын) әйләндереп алынган, көнчыгышта кыр ягыннан — өч ур һәм борылмалы ике тирән чокыр рәвешендәге ныгытмалар системасы белән чикләнә. Территориясе тигез булмаган сузынкы рәвештә, культура катламы 1 м га җитә һәм 2 горизонтка — монголларга кадәрге һәм Алтын Урдага караган өлешләргә бүленә. Әйбер материалын Имәнкискә һәм Болгар культурасына нисбәтле әвәләп ясалган чүлмәк ватыклары тәшкил итә. Г.Н.Әхмәров тарафыннан тупланган коллекциядә саргылт-алсу шифер орчык очлыгы саклана. Борындагы балчыклы туфракта борынгы фауна калдыклары (фаразланганча, мамонт сөякләре) табыла.

Әдәбият 

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. К., 1877;

Ахмаров Г. Городище Япанчино на Кубне // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1894. Т. 12, вып. 2;

шул ук. Отчёт о поездке с археологической целью летом 1909 года в Свияжский и Тетюшский уезды Казанской губернии // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1910. Т. 26, вып. 6;

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1945–1952 гг. // Тр. КФАН СССР. К., 1954;

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. К., 1975;

Археологическая карта Татарской АССР. Предволжье. К., 1985;

Губайдуллин А.М. Фортификация городищ Волжской Булгарии. К., 2002.

Автор — А.М.Гобәйдуллин