Биографиясе

1953 елның 21 гыйнварында Казанда туа.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1975), шунда ук эшли.

1996 елдан Казан энергетика университетында, сәясәт белеме һәм хокук кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 2004 елдан, шул ук университетның икътисад һәм социаль технологияләр институты директоры, 1999 елдан ТИСБИ (Татарстан бизнеска ярдәм итү институты, Казан) идарә академиясенең халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире, 2012 елдан Казан университетының Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры.

Хезмәтләре теоретик һәм гамәли этносәясәт белеменә, төбәкне сәяси өйрәнүгә һәм тел белеменә карый.

Хезмәтләре       

Интернационалистические тенденции в истории революционного демократизма. К., 1984;

Вопросы теории этнополитического анализа. К., 1996;

Политическая лингвистика как научная дисциплина // Политическая наука. 2003. № 3.