- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1999), профессор (2000), ТР, РФнең атказанган уйлап табучысы (1991, 1998)
1942 елның 3 июне, Рязань өлкәсенең Сасово районы Теньсюпино авылы — 2024 елның 25 июне, Казан.
1964 елда Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаганнан соң, Медицина радиологиясе институтында (Калуга өлкәсе Обнинск шәһәре) эшли.
1971 елдан Казан аграр университетында.
Хезмәтләре әйләнү шарнирлары булган фәзаи механизмнар төзүгә карый. Мудров мондый механизмнарга структура һәм көч ягыннан кинематик анализ ясый. Җайланмаларга ул уйлап тапкан тотрыклыландыру ысуллары катнаштыргычларда, болгаткычлы аппаратларда, тапшыру механизмнарында кулланыш таба (ТРның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).
Уйлап табуга 93 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш һәм алтын медальләре белән бүләкләнә.
Пространственные перемешивающие устройства. К., 1984;
Пространственные механизмы с особой структурой (исследование). К., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.