Биографиясе

1939 елның 30 декабрендә Томск өлкәсе Ново-Успенка авылында туа.

1963 елда Томск университетын тәмамлаганнан соң, Федераль ГИПО фәнни-җитештерү үзәгендә эшли, сектор (1975 елдан), лаборатория (1987 елдан), бүлек (1991 елдан) башлыгы, баш фәнни белгеч (1996 елдан).

2000 елдан Казан техник университеты каршындагы Физик-химик процесслар диагностикасы һәм алар белән идарә итү фәнни-тикшеренү институтында экологик технологияләр лабораториясе башлыгы.

2000 елдан Казан энергетика университеты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атмосфера оптикасына, спектроскопиягә, радиацион җылылык алмашуга карый. Москаленко атмосфераның оптик модельләрен эшли, планетар атмосфераларда спектраль үткәрү функцияләрен исәпләү өчен эквивалент массаның ике параметрлы алымын тәкъдим итә. Аэройөрткечләр факелының селектив нурланышы өчен атмосфераның ачыгаюы күренешен ача.

Хезмәтләре    

Атлас спектров прозрачности по произвольно ориентированным трассам атмосферы. М., 1977 (автордаш);

Тепловое излучение планет. Л., 1977 (автордаш);

Атмосферный аэрозоль. Л., 1983 (автордаш).