Эчтәлек

1920 елның 25 гыйнварыннан 1925 елга кадәр Харбин шәһәрендә (Кытай) айга 3 тапкыр татар телендә (башта журнал, 1924 елдан атналык газета буларак) нәшер ителә. Җитәрлек акча белән тәэмин ителмәү һәм әбунәчеләре аз булу сәбәпле, зур өзеклекләр белән чыгарыла.

Нашир һәм мөхәррире – Г.Әхмәди.

Кулдан язып әзерләнә, ташбасма ысулы белән басыла. Күпчелек материал псевдоним белән (Казанлы, Бикбау, Сакмари, Харбинлы һ.б.) языла.

Бүлекләре: «Ислам дөньясында», «Төрле ил һәм төбәк хәбәрләре» (ТАССР яңалыклары да була), «Кытай мөселманнары тормышы», «Харбин яңалыклары», «Газета битләреннән» һ.б.

Икътисади һәм иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләр, мәсәлән, Г.Гобәйдуллинның «Төркиләр һәм Совет хөкүмәте», З.Кадыйриның «Идел-Урал крае», Г.Әхмәдинең «Исламизм һәм милли агымнар» дигән нейтраль-мәгълүмати характердагы материаллары басыла.

Әдәби әсәрләргә шактый урын бирелә: чәчмә һәм шигъри әсәрләр, мәсәлән, Р.Аратның (псевдоним Казанлы) «Килде!», «Сандугачка» һәм башка шигырьләре, Х.Габдүшнең «Табышмак», «Юк» хикәяләре һәм башкалар басыла.

Газетада Ерак Көнчыгыштагы татар сәүдәгәрләре тормышы яктыртыла, АКШ университетларында белем алучы татар студентлары турында сөйләнә.

Әдәбият

Насыйров Т. Татар мөһаҗирләре матбугаты // Казан утлары. 2001. № 7.

Автор – А.М.Ахунов