Биографиясе

1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1981). 1975 елдан Мөслим районы урта мәктәпләрендә укытучы.

1984 елдан Чаллыда яши. 1988 елга кадәр «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә мастер.

1991–1995 елларда «Аргамак» журналы мөхәррире һәм җаваплы сәркәтибе, 1996–1999 елларда «Фән һәм мәктәп» – «Наука и школа», 2001–2005 елларда «Мәйдан. Чаллы» журналлары баш мөхәррире.

2005–2006 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2006 елдан шәһәр хакимияте каршындагы рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе.

Иҗаты

1970 елларда яза башлый. «Тузганак чәчәге» (Чаллы, 1994), «Сәфәр» (2002) исемле шигырь җыентыкларында татар халкының язмышы турында уйлануларурын ала. Шигырьләре аллегорик сурәтләүләргә бай.

«Соңгы көз» (Чаллы, 1992) повестенда кешенең тоталитар җәмгыятькә хас иллюзияләрдән арыну процессы тасвирлана. «Гөлҗиһан» хикәяләр җыентыгы мәрхәмәт, шәфкать турында.

«Биектауның башларында» (1998) романында автор татар әдәбиятында беренчеләрдән булып XX йөз ахырында Чечен Республикасы белән РФ арасында туган низагны чагылдыра.

Төп геройлары репрессия корбаннары булган «Саташып аткан таң» (2003) роман-трилогиясе белән «Шәүлә» (2008) романы да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителә.

Балалар өчен язылган «Ак канатлы йолдызлар» (1997), «Ләлә белән Арыслан» (2005) җыентыклары; К.Сибгатуллин, Зөлфәт, Р.Бәшәр, М.Әгъләмовның тормыш һәм иҗат юлларына багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Бүләкләре

ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (1999). Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бәйрәмова Г. Шәфкать һәм вәхшәт // Казан утлары. 1999. № 5.

Заһидуллина Д. Фаҗигале еллар авазы // Яңа дулкында. Казан, 2006.

Заһидуллина Д. Яңа юллар бәхете // Казан утлары. 2007. № 7.