- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (1986), профессор (1991), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998)
1938 елның 26 февралендә Казанда туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), Казан авиация институтында эшли.
1965–1987 елларда СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1987 елдан Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында физика кафедрасы мөдире.
1998 елдан Казан технология университеты профессоры.
Хезмәтләре каты җисемнәрдә Мёссбауэр спектроскопиясенә, квант акустикасына һәм магнит күренешләре физикасына карый.
Митин, беренче булып, ферромагнетикларда гамма-магнитик резонанс (ГМР) эффектын күзәтү мөмкинлеген күрсәтә; гамма-нурланышның ультратавыш модуляциясе теориясендә төп чишелешләрне таба; ГМР ярсынуы китереп чыгарган интерференция күренешләрен: гамма-нурланышның магнит-квант тибешләрен, төштәге изомер дәрәҗәләрнең квазиэнергетик магнит халәтләре арасындагы интерференцияне, Мёссбауэр йоткычының индукцияләнгән резонанслы үтә күренмәлелеген теоретик яктан фаразлый.
Гамма-магнитный резонанс // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1967. Т. 52;
Гамма-резонансная спектроскопия твёрдого тела в условиях высокочастотного возбуждения // Успехи физ. наук. 1976. Т. 120 (автордаш);
Аморфные магнитные сплавы // Электротехника. 1996. № 7 (автордаш);
Нелинейная гамма-резонансная спектроскопия // Изв. РАН. Сер. физ. 1998. Т. 62.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.