Эчтәлек

Терлек, кош-корт, йорт куяннарын чалу һәм сугым продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә; ит, казылык ризыклар, ит консервлары, ярымфабрикатлар, котлет, пилмән, кулинария ризыклары, шулай ук  коры терлек азыклары (сөяк оны), кыйммәтле медицина препаратлары (инсулин, гепарин, липокаин һ.б.), җилем, желатин, тире, каурый-мамык әйберләр һ.б. җитештерә. ТРда төп туклану продуктларын (алкогольле һәм җиңелчә алькогольле эчемлекләрдән тыш) эшләп чыгаруда ит эшкәртү сәнәгатенең өлеше 30% чамасы тәшкил итә.

XVIII йөзгә кадәр Россиядә ит эшкәртү кәсебе йортта башкару-кустарчылык характерында була. XVIII йөз башында Санкт-Петербургта терлек чалуга карата полиция күзәтчелеге кертелә, беренче гомуми терлек сую урыны оештырыла, немец казылыкчыларының предприятиеләре ачыла. 1902 елга илнең Европадагы өлешендә 1683 чалу урыны исәпләнә, шуларның 19 %ы таш корылмаларда урнаша, 290 урында даими ветеринария күзәтчелеге алып барыла. 1908–1913 елларда ел саен терлекләрнең барлык төрләреннән 16,2–17 млн баш хайван чалына. 1917 елда 2,5 меңләп казылык фабрикалары һәм остаханәләре 50 мең т дан артык казылык, сосиска һәм ысланган ризыклар җитештерә.

Казан губернасында ит эшкәртү сәнәгате эре ит һәм терлек сәүдәсе үсеше белән бер үк вакытта барлыкка килә. 1839 елда Казанда 22, 1857 елда 25 ит кибете була, аларда еллык сәүдә әйләнеше көмеш акча белән 70 мең сум тәшкил итә. XIX йөзнең икенче яртысында күмәртәләп сәүдә итүче эре фирмалар оеша. XX йөз башында Казанга ел саен Самара һәм Вятка губерналарыннан (50%), Урал өлкәсеннән һәм Оренбург губернасыннан (20%), Казан губернасы өязләреннән (20%), Петропавловск һәм Чиләбе шәһәрләреннән (10%) якынча 800 мең пот терлек, яңа суелган түшкәләр һәм төрле дәрәҗәдә тозланган ит китерелә. Казан, Чистай һәм Лаеш сәүдәгәрләре Санкт-Петербургка һәм Мәскәүгә 100 мең пот чамасы дуңгыз ите җибәрәләр. Шул ук шәһәрләргә һәм чит илләргә Казан фирмаларының Мәскәү–Казан тимер юлы станцияләре каршында оештырылган сатып алу-симертү-хәзерләү бүлекчәләре тарафыннан 50 мең пот тирәсе кош ите озатыла. Бу бүлекчәләрнең иң зурысы Урмар станциясендә урнашкан була, ул 2 суыткыч белән җиһазландырыла. 1890 еллар башына Казанда 10 лап вак хосусый чалу урыны эшли. Эчке эшләр министрлыгының махсус боерыгы белән шәһәрдән һәм эчәргә яраклы су чыганакларыннан читтә Казан шәһәр чалу урыны төзелгәннән соң, 1892 елда аларның барысы да ябыла. Бу чалу урынында елга 19,4 мең баш мөгезле эре терлек, 25,4 мең сарык һәм кәҗә, 956 ат һәм 66 дуңгыз чалына (1897). Аның каршында терлекләргә һәм иткә ветеринария тикшерүе уздыручы контора, эчәк-аксым (1896 елдан) һәм утильләштерү (1912 елдан) заводлары эшли. Итне саклау өчен шәһәрдә даими түбән дымлылыктагы һәм түбән температуралы, һава йөрү чикләнгән подваллар арендалана. Аны саклауда шулай ук  түшкәләрне пешекләү, өтү, тозлау ысуллары кулланыла. 1913 елда губерна земствосы тарафыннан Казанда 800 т сыйдырышлы суыткыч төзү проекты эшләнә (гамәлгә ашырылмый). ХХ йөз башында Казанда казылык фабрикасы һәм 2 оешма, 6 вак май эретү һәм сөяк кайнату предприятиесе эшли.

1918–1920 елларда дәүләт милкенә күчерелгәннән соң ит эшкәртү сәнәгатенең кайбер предприятиеләре Казан ит эшкәртү заводының ит-май, казылык һ.б. цехлары итеп үзгәртелә. Эре индустриаль тармак буларак, Татарстанда ит эшкәртү сәнәгате беренче бишьеллыклар чорында (1929–1941) оеша башлый. 1929 елда 1600 т га исәпләнгән Казан суыткычы файдалануга тапшырыла. 1920 еллар ахырында республикада хәзерләүләр пунктлары челтәре оештырыла, суыклар башлангач аларда терлекләрне кулдан чалалар. 1930 елларда бу пунктлар нигезендә Казан, Бөгелмә, Чистай, Чаллы һ.б. ит комбинатлары барлыкка килә, аларда терлек чалуның һәм итне азык–төлек һәм техник продуктларга аерып эшкәртүнең бердәм технол. процессы гамәлгә кертелә. 1936 елга республикада ит продуктларын сәнәгый җитештерү 8 мең т га, 1940 та 10,2 мең т га җитә. Бөек Ватан сугышы чорында предприятиеләрнең Ленинград өлкәсеннән һ.б. өлкәләрдән эвакуацияләнгән җиһазлары Зөя ит комбинатын һәм Алабуга консерв заводын төзү өчен нигез була. 1950 елларда ит эшкәртү сәнәгате продукциясенең күләме үсә һәм төрләре шактый күбәя, кулланучылар тарафыннан аеруча теләп алына торган ризыкларның өлеше арта. Шул ук вакытта республиканың кайбер предприятиеләрендә элеккечә үк искергән техника, камилләшмәгән технология кулланыла. Аеруча суыту хуҗалыгының, казылыклар һәм коры азыклар җитештерүнең техник яктан җиһазлануы заман таләпләреннән артта кала. Ит продуктларын, бигрәк тә казылыкларны һәм ысланган ризыкларны җан башына куллану РСФСР буенча уртача күрсәткечтән түбән була. Шул ук вакытта ел саен 6 мең т дан артык ит һәм аннан әзерләнгән ризыклар республикадан читкә чыгарыла. 1960 еллар башына Татарстанның ит эшкәртү сәнәгате 7 ит һәм 2 кошчылык комбинатларыннан, кулланучылар кооперациясенең терлекләрне төрле шәхси хуҗалыклардан кабул итүче 9 чалу пунктыннан гыйбарәт була. Чимал совхозлардан (шул исәптән махсуслаштырылган «Скотооткорм» тресты хуҗалыкларыннан) китерелә, колхозлардан һәм халыктан сатып алына. 1960 елларда яңадан җиһазландырылу, үзгәртеп кору, эшләүче предприятиеләрне яңа сәнәгый мәйданчыкларга күчерү һәм яңа предприятиеләрне файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә Татарстан ит эшкәртү сәнәгатенең җитештерү фондлары 2 тапкырдан күбрәккә, шул исәптән Казан ит комбинатында – 5, Зөя ит комбинатында – 4 тапкыр, Бөгелмә ит комбинатында 20% ка арта һ.б.; суыткычларның гомуми сыйдырышлылыгы 9,4 мең т га җитә. 1970 елларда йорт кошлары үстерүче һәм кошчылык продуктларын сәнәгый нигездә җитештерүче кошчылык фабрикаларын төзү башлана. 1960–1990 елларда итнең барлык төрләрен җитештерү 57,8 мең т дан 180 мең т га, казылык һәм ысланган ризыклар – 12,9 мең т дан 41 мең т га, төрле консервлар – 5,6 млннан 27,4 млн шартлы банкага, коры азыклар эшләп чыгару 0,8 мең т дан 9,2 мең т га кадәр арта; суыткычларның сыйдырышлылыгы 12,7 мең т га җитә. 1990 еллардагы икътисади кризис, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү һәм чит илләрдән күпләп арзан ит продуктлары кертү Татарстан ит эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә җитештерүнең икеләтәдән артык кыскаруына китерә. Тармакта мөһим структур үзгәрешләр була: ит комбинатлары һәм кошчылык фабрикалары акционерлаша, яңа хосусый вак һәм уртача зурлыктагы предприятиеләр барлыкка килә. Продукциянең төрләре арта: күп кенә предприятиеләрдә итне һәм ит ризыкларын дини нормаларны үтәү нигезендә (хәләл ит), шулай ук традицион татар кухнясы ризыкларын (чи килеш ысланган ат казылыгы) җитештерү үзләштерелә. 1990 еллар ахырында ит эшкәртү сәнәгатендә продукция эшләп чыгару күләмнәренең тотрыклы үсеш тенденциясе күзәтелә. 2006 елда предприятиеләрнең производство куәтләре ит җитештерүдә 36%, казылык эшләүдә 61,6% ка файдаланыла.

Республиканың ит эшкәртү сәнәгате 1920 елларда РСФСР Хәзерләүләр халык комиссариаты вәкиле, 1930–1939 елларда – Татарстан сөт-ит тресты (Татмолмясотрест), 1939–1950 елларда – ТАССР Ит-сөт сәнәгате халык комиссариаты (министрлыгы), 1950–1959 елларда – Татарстан ит-кошчылык тресты (Татмясоптицетрест), 1960–1963 елларда ТАССР Ит һәм сөт сәнәгате идарәсе, 1964–1993 елларда Татарстан республика ит сәнәгате ҖБ, 1993–2006 елларда «Татарстан ит җитештерү сәнәгате» (Татмясопром) холдинг компаниясе үзәкләштерелгән идарәсендә була. Хәзерге вакытта ТР ит җитештерү сәнәгатенең нигезен 11 ит комбинаты (Казанда, Бөгелмә, Болгар, Алабуга, Чаллы, Нурлат, Тәтеш, Чистай шәһәрләрендә, Яшел Үзән районындагы Карамалы Тау, Саба районындагы Шәмәрдән шәһәр тибындагы посёлокларында, Югары Ослан районындагы Югары Ослан авылында) һәм 13 кошчылык фабрикасы (аларның 3 се – Казандагы, Чаллыдагы һәм Питрәч районының Питрәч авылындагылары ит җитештерәләр) тәшкил итә. Ит җитештерү сәнәгате шулай ук кулланучылар кооперациясе, агрофирмалар һ.б. авыл хуҗалыгы оешмалары предприятиеләрен һәм цехларын, 2 сөяк оны заводын үз эченә ала. Ит җитештерү сәнәгатенең чимал базасы башлыча җирле терлекчелектән гыйбарәт.

ТР ит җитештерү сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре конвейер линияләре, автоматлар, башка төрле югары җитештерүчәнлекле җиһазлар, ясалма суыту белән тәэмин ителгән. Терлек итен эшкәртү технологиясенең үзенчәлекләре җитештерүне тулысынча автоматлаштыруга мөмкинлек бирми. Тармак буенча кул хезмәте 52% тәшкил итә. Пилмән, сосиска, сарделька, кайнатылган азык майлары, коры терлек азыклары җитештерү технол. процесслары тулысынча, ит консервлары эшләп чыгару 70% ка автоматлаштырылган. 2006 елда тармак предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция (мең т): сыер, дуңгыз, сарык, ат ите (1 нче категория субпродуктларны кертеп) – 49,8, тавык, каз, үрдәк, күркә һ.б. ите – 50 дән артык, казылыклар һәм ысланган ризыклар – 20,1; төрле консервлар – 29,3 млн шартлы банка. Ит җитештерү сәнәгатенең эре предприятиеләрендә ветеринария хезмәтләре җитештерүнең барлык этапларында ветеринария-санитария контроле алып бара. Ит җитештерү сәнәгате өчен кадрлар Казан технол. («ит һәм ит продуктлары технологиясе» белгечлеге буенча) һәм Казан аграр («авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне механикалаштыру») университетларында, Казан ветеринария медицинасы академиясендә («стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру»), шулай ук урта техник һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә хәзерләнә.

Әдәбият  

Скоропортящиеся продукты казанского рынка. К вопросу об устройстве земских холодильников. К., 1913;

Рентабельность производства на мясоперерабатывающих предприятиях Татарской и Башкирской АССР. К., 1968;

Рогатко С.А. История развития мясной промышленности России // Пищевая пром-сть. 1999. № 7.