Биографиясе

1935 елның 9 мартында БАССРның Дүртөйле районы Иске Кангыш авылында туа.

1958 елда Мәскәү нечкә химия технологиясе институтын тәмамлаганнан соң, оборона сәнәгате предприятиесендә, 1963–1965 елларда Бөтенсоюз нефть һәм газ сәнәгатен комплекслы автоматлаштыру фәнни-тикшеренү институтында, 1965 елдан Дәүләт органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) эшли.

1992 елда «Московские новости» (№38, 20 сентябрь) газетасында (химия фәннәре докторы Л.Фёдоров белән бергә) «Агуланган сәясәт» («Отравленная политика») мәкаләсен бастыра, анда ул илдә химик корал эшләп чыгару һәм сынауның дәвам итүенә каршы чыгыш ясый; дәүләт серен таратуда гаепләнеп, тикшерү астында була (1992–1994); җинаять составы табылмау сәбәпле, эше туктатыла.

1995 елдан АКШта яши.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре физик химиягә (адсорбция, хроматография) карый. Мирзаянов углеродлы, катализатор һ.б. адсорбентларның кинетик сыйфатларын, шулай ук противогаз фильтрларының кинетик үзлекләрен тикшерә. Төрле тирәлекләрдә (һавада, сыеклыкта) физиологик актив матдәләрне аз күләмдә туплау алымнарын эшли һәм бу кушылмаларның микротупланышларын хроматографик табу юлларын тәкъдим итә.

150 дән артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Үзенең хокук яклау эшчәнлеге турында Мирзаянов «Каршылык» («Вызов») дигән мемуарларында язып чыга (2002). Аның тырышлыгы һәм турыдан-туры катнашы белән инглиз теленнән Б.Ижболдинның «Татарлар тарихыннан очерклар» хезмәте — татар һәм рус телләренә (2003, 2005), Э.Паркерның «Татарлар тарихыннан мең ел» китабы рус теленә (2003) тәрҗемә ителә. Маенхен-Хелфенның «Һуннар дөньясы» («Мир гуннов», инглиз телендә), Рэне Гроссеның «Далалар империясе» («Империя степей», француз телендә) китаплары рус теленә тәрҗемә ителә һәм Интернетка куела.

Әдәбият           

Мингазов Р. Вил Мирзаянов: Никогда не изменяйте себе // Татарстан. 2002. № 10.

Автор — В.Г.Абзалова