ТССР Югары Советның 1991 ел 7 февраль карары нигезендә оештырыла; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1995 ел 22 июнь карары белән Татарстан Республикасының Сәнәгать сәясәте һәм дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты итеп үзгәртелә; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1996 ел 27 ноябрь карары белән Татарстан Республикасының Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты буларак кабат торгызыла.

Сәнәгать өлкәсендә сәясәт үткәрү, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, икътисадны хосусыйлаштыру һәм монополиядән чыгару чараларын гамәлгә ашыра.

Сәнәгать департаментын; дәүләт милкен исәпкә алу, дәүләт милкен урнаштыру; АҖ, холдинг компанияләре һәм траст мөнәсәбәтләре; инвестицияләр һәм фонд базары; аренда, залог мөнәсәбәтләре һәм яңа икътисади структуралар; хезмәтне оештыру һәм мәгълүмат идарәләрен үз эченә ала.

Дәүләт комитеты системасына Республика банкротлык эшләре агентлыгы; Татарстан Республикасы хосусыйлаштыру фонды; Республика бюджеттан тыш гомумтармак һәм тармакара фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре фонды; Үзәк депозитарий; Сәнәгать, бизнес һәм хосусыйлаштыру дәүләт институты; Республика җитәкче кадрларның квалификациясен күтәрү һәм кабаттан әзерләү укыту–тикшеренү үзәге; дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре; шулай ук устав капиталында дәүләт кертеме булган хуҗалык оешмалары (ширкәтләре) керә.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм РФнең Дәүләт мөлкәте министрлыгына буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына тапшырыла.

Рәисләре: Ф.Г.Газизуллин (1991–1996 еллар), И.Б.Фәттахов (1996–1998

еллар), Д.М.Бикбов (1998–1999 еллар), В.П.Васильев (1999–2001 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов