Биографиясе

Гомер еллары: якынча 1297 — XIV йөз уртасы.

Аерым мәгълүматларга караганда Котоба шәһәрендә (Урта Иделдә) туган. Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрендә яшәгән.

Алтын Урда ханы Тәнибәк һәм аның хатынына багышлап язылган «Хөсрәү вә Ширин» (1342) поэмасы авторы. Поэма 1383 елда шагыйрь Бәркә Фәкыйһ кулы белән күчерелгән бердәнбер нөсхәдән билгеле (Парижның Милли китапханәсендә саклана).

Кулъязманың фотокүчермәсе А.Зайончковскийның шәрех-аңлатмалары һәм сүзлеге белән бергә 1958–1961 елларда Варшавада нәшер ителә, соңрак Казанда («Хөсрәү-Ширин хикәяте», 1969) һәм Ташкентта (1973) басыла.

Поэма 4659 бәйттән тора, ул — Низаминың шул исемдәге поэмасының фарсы теленнән ирекле тәрҗемәсе. Текстка төрки-татар шагыйренең оригиналь шигырьләре дә кергән. Котб Аллаһка, Мөхәммәд пәйгамбәргә, Тәнибәк ханга дан җырлый, язарга алынуының серен-максатын ача. Аннары әсәрнең төп герое Хөсрәүнең тормыш юлын, Ширин һ.б. геройлар белән мөнәсәбәтен тасвирлый.

«Хөсрәү вә Ширин» — бөек мәхәббәт, тормыш мәгънәсе, хөкемдар белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр, әхлакый кыйммәтләр турындагы романтик әсәр. Котб фикеренчә, мәхәббәт — галәмнең этәргеч көче. Ул кеше тормышын мәгънәле итә, бер-береңә карата хөрмәт һәм татулык хисе тәрбияли. Поэма геройлары Фәрһад һәм Ширин тышкы матурлыклары белән генә түгел, рухи камиллекләре белән дә аерылып торалар: аларга әхлакый пакьлек, тугрылык, кыюлык, гаделлек хас. Хөсрәү образы каршылыклы. Ул чибәр, акыллы, кыю, бер үк вакытта бик үк гадел булмаган, яман гамәлләр дә кыла. Көнчелегеннән ул Фәрһадне үлемгә дучар итә. Көчле рухлы бу зат үз мәхәббәте өчен көрәштә һәлак була.

Әсәрнең иң мөһим темасы — гадел хөкемдарлык. Котб фикеренчә, халык бәхете, беренче чиратта, хөкемдарның әхлакый сыйфатларына бәйле: ул гадел һәм акыллы булырга тиеш, якыннарының (яраннарының) эшләрен күзәтеп торырга, гадел хөкем итү яклы булырга, үз халкының ихтыяҗын, теләк-омтылышларын белеп торырга бурычлы. Котб фикеренчә, тәхеткә бары тик вөҗданлы һәм көчле рухлы, олы мәхәббәткә ия булган кешеләр генә дәгъва итә ала. Шагыйрь сугышны һәм кан коюны гаепли, кеше үлемен зур югалту дип саный.

Котб иҗатына шәхеснең рухи дөньясына, геройларның кичерешләренә игътибар итү хас. Аның поэтик сөйләме матур аһәңле, стилистик фигуралар (градация, анафора, риторик сорау, мөрәҗәгать), образлы тәгъбирләр белән сугарылган.

Әсәрләре

Хөсрәү вә Ширин. К., 2003.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Котб иҗаты. К.. 1976;

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. К., 1993;

 Zajaczkowski A. Najstarsza wersja turecka «Husrävu Širin» Qutba: 3 cz. Warsz., 1958–61.

Автор — Х.Й.Миңнегулов