Орден 1943 елның 8 ноябрендә булдырыла.

Дан ордены статутына авыр яраланган, янган танкта калган хәлдә дә сугышчан бурычны үтәүне дәвам иткән; сугыш хәрәкәтләренә шәхси батырлык белән уңышлы өлеш керткән; үзләренең часть байрагын дошман кулына төшүдән саклап калган; үзенең коралы белән дош манның 10 нан алып 50 гә кадәр солдат һәм офицерын юк иткән; дошманның 2 дән дә ким булмаган танкын сафтан чыгарган; дошман офицерын әсирлеккә төшергән; дошманның каравыл постын басып алган; һава сугышын да дошманның 2 дән алып 4 кә кадәр самолёт-истребителен яки 3 тән алып 6 га кадәр самолёт-бомбардировщигын юк иткән; һөҗүм вакытында дошманның 2 дән алып 5 кә кадәр танкын яки 3 тән алып 6 га кадәр паровозын юк иткән; тимер юл станциясендә яки хәрәкәт вакытында эшелонны шартлаткан; аэродромда дошманның 2 дән дә ким булмаган самолётын юк иткән солдатларның бүләкләнүе турында язылган.

1946 елга кадәр орденнның иң югары 1нче дәрәҗәсе бер-бер артлы 3 нче һәм 2 нче дәрәҗә орденнар белән бүләкләнгәннән соңгына бирелгән. Соңрак, элек 3 нче, 2 нче дәрәҗә өч орден белән бүләк ләнгән кайбер сугышчыларны (Х.Х.Габдрахманов, Я.Г.Бикчәнтәев, Р.Х.Гайнуллин, А.И.Едиханов, П.И.Захаров, Б.Н.Плотников, Р.Г.Тукаев, Р.К.Халитов, Ә.Г.Хөснетдинов, Х.И.Янаев), 1 нче дәрәҗә ордены белән яңадан бүләклиләр, шуннан соң алар тулы кавалерлар булалар. 1 нче дәрәҗә орден алтыннан, 2 нче дәрәҗәдәгесе — көмештән (алгы ягындагы Мәскәү Кремле һәм Спас манарасы сурәте урнашкан түгәрәккә алтын йөгертелгән), 3 нче дәрәҗә орден тулысынча көмештән эшләнгән. Бүләкләнүче күкрәгенә орден урынына өч кара сызык сузылган кызгылт сары төстәге муар тасмалы планка тагып йөрергә хокуклы.

1943-1991 елларда СССРда 2631 кеше Дан орденының тулы кавалеры була, алар арасын да Татарстанда туган һәм анда яшәүче, шулай ук илнең башка өлкәләре, республикалары һәм крайларында яшәгән татарлар да бар — 87 кеше.

Автор — М.З.Хәбибуллин