Биографиясе

1939 елның 12 маенда Зәй районы Апач авылында туа.

1964 елда Казан университетын тәмамлый. 1967 елдан шунда ук эшли, 1999–2009 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре урта гасырлар, XIX йөз татар әдәбиятына, аның гарәп, фарсы һәм төрки телле әдәбиятлар белән багланышларына, чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугатына, Г.Исхакый, Г.Тукай иҗатларына карый. Әдәби жанрларны да өйрәнә.

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен язылган дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы, хрестоматияләр төзүче. С.Сараи, Котб, Т.Ялчыгол, Ш.Зәки һ.б.ның әсәрләрен матбугатка әзерли (кереш сүз, тәрҗемә, транслитерация, комментарийлар авторы).

Бүләкләре

1995 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрекъ классикасы» («Татарская литература и Восточная классика», 1993) монографиясе ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге (2005), Кол Гали (1998), Җ.Вәлиди (2014) һәм Сөббух Рәфыйков (2015) исемендәге бүләкләр лауреаты. ТРның Мактау грамотасы һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Дөньяда сүземез бар. К., 1999;

Гасырлар өнен тыңлап. К., 2003;

Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. К., 2004;

Чит илләрдәге татар әдәбияты. К., 2007;

Записи разных лет (Татарская литература: история, поэтика и взаимосвязи). К., 2010.

Әдәбият

Хатип Миннегулов: Биоблиографический справочник. К., 2008.

Хатыйп Миңнегулов турында — О профессоре Х.Миннегулове. К., 2009.