- РУС
- ТАТ
очкыч аппаратларның ныклыгы өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1997), профессор (2003), ТР ФА мөхбир әгъзасы (2012)
1956 елның 10 феврале, Горький шәһәре — 2023 елның 17 мае, Казан.
1979 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, Авиация техникасы һәм технологияләре институты директоры (2003–2012), проректоры (2012 елдан).
Хезмәтләре вертолётта төп терәк системаларның ныклыгына һәм аэросыгылмалылыгына карый. Михайлов һава агымының тотрыксыз тәэсире шартларында вертолётның төп винты калаклары якынаюның санлы анализын тәкъдим итә. Калаклары шарнирсыз беркетелгән төп винтның йөкләнешләрен, ныклыгын һәм аэросыгылмалылыгын исәпли. Вертолётның төп системасы агрегатлары өчен катламлы полимер композицион материаллардан эшләнгән конструкцияләрне тикшерә (тикшерү нәтиҗәләре Казан вертолёт заводында «Ансат» вертолётын төзегәндә файдаланыла).
Динамика и прочность несущего винта. К., 1986 (автордаш);
Расчёт распределения индуктивных скоростей по диску несущего винта при малых скоростях вращения в косом потоке // Изв. вузов. Авиац. техника. 1993. № 3 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.