- РУС
- ТАТ
компрессорлар төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1983), профессор (1984), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1987), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (1997), РФнең атказанган фән эшлеклесе (2001), Казан технология университетының атказанган профессоры (2006)
1932 елның 7 ноябре, Лаеш районы Агайбаш авылы — 2008 елның 7 октябре, Казан.
1956 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Казан компрессорлар заводында эшли, турбомашиналар КБ башлыгы (1958–1960), үзәктән куулы һәм суыткыч компрессор машиналары буенча баш конструктор урынбасары (1961–1965).
1966–1968 елларда Ленинград политехник институтында.
1968 елдан Казан технология университетында, суыту техникасы һәм технологиясе кафедрасы мөдире (1974–2001), бер үк вакытта компрессор машиналарын һәм җитештерү процессларын автоматлаштыру факультеты деканы (1970–1979).
«Казанкомпрессормаш» һәм «НИИТурбокомпрессор» АҖләрнең фәнни киңәшчесе (2000 елдан).
Хезмәтләре үзәктән куулы компрессорларның аэродинамикасына карый. Мифтахов үзәктән куулы компрессорларның кертү һәм чыгару җайланмаларын исәпләү һәм оптималь проектлаштыру алымын эшли (ТР һәм РФнең компрессорлар һәм суыткыч машиналар төзү заводларында гамәлгә кертелә). Компрессорларда югары һәм үтә югары басымлы өлешләрнең оптималь төзелеш вариантларын тәкъдим итә («НИИТурбокомпрессор» һәм «ВНИИХолодмашХолдинг» проект оешмаларында файдаланыла).
Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.
Таудан шуу спорты буенча СССРның спорт остасы (1953), ТАССР җыелма командасы әгъзасы (1948–1956), Казан җыелма командасы тренеры (1952–1956).
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм алтын медальләре, 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале; ТРның Мактау грамотасы, «РФнең мактаулы югары һөнәри белем хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнә.
Исследование, расчёт и проектирование выходных устройств центробежных компрессоров. К., 1980;
Выходные устройства центробежных компрессоров. К., 1987;
Входные и выходные устройства центробежных компрессоров. К., 1996;
Аэродинамика выходных устройств центробежных компрессоров. М., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.