Биографиясе

1904 елның 25 декабре, Рига шәһәре — 1963 елның 16 декабре, Дюссельдорф, ГФР.

1919 елда әтисен большевиклар атып үтергәннән соң, Германиягә күчеп китә. 1923–1927 елларда Любек шәһәрендә эшмәкәр. Берлин университетын тәмамлый. 1933 елда «Советлар Союзында колонизация тарихыннан очерклар» («Очерки по истории колонизации в Советском Союзе») темасына магистрлык диссертациясе яклый. 1934–1936 елларда академик алмашулар хезмәткәре булып эшли.

1935 елда «Россия төркиләренең милли көрәше. Советлар Союзында милли сәясәтне өйрәнү» («Национальная борьба российских тюрков. Исследование национальной политики в Советском Союзе») темасына докторлык диссертациясе яклый. Ул Көнбатыш тарих белемендә СССРдагы милли мәсьәләләргә, Россия империясе һәм Советлар Союзы шартларында төрки халыкларның милли азатлык хәрәкәте тарихы һәм үсешенә багышланган беренче хезмәт була. Менде Германия белән төрки дөнья арасында хезмәттәшлек урнаштыру мөмкин, дип саный.

1936 елдан Берлинда Чит илләрне өйрәнү югары мәктәбе каршында оешкан Россияне өйрәнү институтында (Russland Institut). 1937 елда институт каршында төрки-татар китапханәсе оештыра.

1940 елдан Берлин университетында (төрки-татар халыклары телләрен һәм яшәгән илләрен өйрәнү кафедрасы мөдире), 1941 елдан, бер үк вакытта, Познань университетында. «Шәрекъ фәне бурычлары» конференциясендә (Берлин, март 1942) катнашып, «Шәрекъ халыклары проблемалары» темасына доклад белән чыгыш ясый. Әлеге докладында Менде СССРга каршы алып барылган сугышның Германия фәне алдына өр-яңа мәсьәләләр куюын билгеләп үтә, чөнки армия һәм Германиянең гражданнар хакимияте сугышка кадәр дошман дип каралган, абстракт рәвештә генә кабул ителгән СССР халыклары белән турыдан-туры очраша; Менде фикеренчә, немецлар тормыш-көнкүрешләре, рухи омтылышлары, сәяси максатлары турында берни белмәгән һәм моңарчы бернинди элемтәдә булмаган халыклар белән сугыш башлыйлар. Менде хезмәттәшләрен Шәрекъ халыкларының тарихи үсешен җитдирәк һәм тирәнрәк өйрәнүгә өнди.

1941 елдан «Кавказ» бүлеге җитәкчесе (СССРдагы төрки-мөселман халыкларына бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен җавап бирә).

1943 елда Германия тарафыннан оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының «Чит халыклар» бүлеген җитәкли. «Идел-Урал» легионын туплауда, Төрки-татарларның «Идел-Урал» көрәш берлеген оештыруда катнаша, төрле халыклар белән эш алып баручы министрлык каршында оештырылган милли арадашлыклар эшчәнлеген күзәтә (шул исәптән «Татар арадашлыгы»). Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Швейцариягә күчеп китә, анда ул, СССРга үз теләге белән кире әйләнеп кайтучы сугышчыларның депортациясен тоткарларга тырышып, Кызыл Хач халыкара җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. 1950 еллар башында Дюссельдорф шәһәрендә советология белән шөгыльләнүче «Көнчыгыш Европа» тикшеренү хезмәте үзәге» оешмасын җитәкли. Кёльн шәһәрендә Марксизм-ленинизмны өйрәнү федераль институтын оештыручыларның берсе (хәзер Шәрекъ һәм халыкара мәсьәләләрне өйрәнү федераль институты).

Хезмәтләре Көнчыгыш Европа төрки халыклары, шул исәптән татарлар тарихына карый.

Хезмәтләре               

Der nationale Kampf der Ruslandturken. Ein Beitrag zur nationalen Fragen in der Sowjetunion. B., 1936;

Volkstumfragen im Osten, in: Ostaufgaben der Wissenschaften. Vortrage auf der Osttagung deutscher Wissenschaftler. Munch., 1943. S. 80–91.

Автор — И.А.Гыйләҗев