Биографиясе

1859 елның 20 феврале, Санкт-Петербург — 1928 елның июне, Краснодар шәһәре.

Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң (1881), шунда ук эшли.

1883–1888 елларда Италиядә Неаполь зоология станциясендә.

1889 елдан Варшава, 1891 елдан Казан университетларында, профессор (1902 елдан).

1913 елдан Югары хатын-кызлар курсларында (Тифлис шәһәре), 1918 елдан Кырым университетында (Симферополь шәһәре), 1927 елдан Краснодар педагогия институтында.

Хезмәтләре диңгез фаунасын, боҗралы суалчаннарны өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре               

Организация трубчатых червей семейства Serpulidae и Hermellidae как результат их сидячего образа жизни // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1893. Т. 30, вып. 1;

Исследования над развитием кольчатых червей // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1897. Т. 31, вып. 4;

Можно ли объяснить возникновение вторичной полости тела на основании экскреторной деятельности животных? // Тр. Санкт-Петербургского об-ва естествоиспытателей. 1900. Т. 30, вып. 1.

Автор — В.И.Гаранин