Биографиясе

1928 елның 25 декабрендә Саратов өлкәсенең хәзерге Ивантеево районы Сёстры авылында туа.

1952 елда Саратов авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтын тәмамлаганнан соң, ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Казан өлкә идарәсендә, 1953 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта.

1963 елдан Чуаш авыл хуҗалыгы академиясендә, тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы мөдире (1963–2001), авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты деканы (1965–1969).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре машина агрегатлары энергетикасына, аларның параметрларын исәпләү методикасына карый. Медведев катнаш машина агрегатларында двигательнең егәрлеген күп юнәлештә бүлә торган тракторларны эшләүдә һәм җитештерүгә кертүдә катнаша (Минск һәм Липецк трактор заводларының махсус КБ коллективлары белән берлектә).

Уйлап табуга 50 авторлык таныклыгы бар.

Чуаш АССР ЮС депутаты. (1985–1990).

Бүләкләре

«СССРның уйлап табучысы», «РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Энергетика машинных агрегатов с рабочими органами-движителями. Чебоксары, 1972;

Выбор оптимальных параметров почвообрабатывающей техники с использованием методов вибреологии и многокритериальной оценки. Чебоксары, 2000;

Ротационные рабочие органы-движители. М., 2004 (автордаш).