Биографиясе

1903 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Мертовщина авылы — 1982 ел, Куйбышев шәһәре.

Шәрекъ педагогия институтын (Казан, 1929), Казан университетын (1931) тәмамлый.

1919 елда Бөгелмә шәһәре тимер юлында эшче.

1929–1935 елларда Үзәк дәүләт архивы управляющие, ТАССРның Үзәк музее директоры.

1936–1976 елларда Куйбышев педагогия институтында, 1962 елдан СССР тарихы кафедрасы мөдире.

1977 елдан Куйбышев университетында революциягә кадәрге Россия тарихы кафедрасы мөдире.

СССР ФАнең «Бөек Октябрь социалистик революциясе» проблемасы буенча Фәнни советының Идел буе секциясен җитәкли.

Хезмәтләре Урта Идел буендагы аграр хәрәкәт, Гражданнар сугышы һәм Октябрь революциясе тарихына карый. Медведев җитәкчелегендә «Беренче бөтендөнья сугышы һәм Февраль революциясе чорында патша армиясе» («Царская армия в период первой мировой войны и февральской революции», 1932) документлар җыентыгы нәшер ителә.

Хезмәтләре               

Октябрьская революция в Самарской губернии. Куйбышев, 1957;

Установление и упрочение Советской власти в Среднем Поволжье. Куйбышев, 1974.

Автор — С.И.Ионенко