Шигъри версияләренең берничәсе Казан һәм Кырым татарларында, нугайларда, башкортларда, казакъларда мәгълүм.

Баш геройның тарихи прототибы ханлыктагы Кырым йогынтысына каршы чыккан Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе Нарыйк улы Чура бәк дип фаразлана. Дастан Чура батырның Казан ханлыгының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда батырларча көрәшүен хикәяли.

Эчтәлекләре ягыннан дастанның милли версияләре бер-берсеннән аерыла. Татар һәм нугай версияләрендә үсеп баручы Мәскәү экспансиясе белән көрәш игътибар үзәгендә. Кайбер вариантларда («Чура батыр хикәяте») башка геройларның күпсанлы маҗаралары тасвирлана, хикәяләүнең ахырында гына Чура батыр барлыкка килә. Шушы ук вариантта бик борынгы, дастан иҗат ителгән чор өчен анхронизм булган мотив — атаның, танылмыйча, үз угылы белән көрәшү мотивы бар.

Казакъ версиясендә баласызлык, күп еллар көткәннән соң батыр булып үсеп җитеп, калмык гаскәренә каршы көрәшне җитәкләү мотивы урын алган.

Дастан беренче тапкыр И.Н.Березин тарафыннан нәшер ителә («Төрек хрестоматиясе» («Турецкая хрестоматия», 1862, т. 2.)). Әсәрне Л.Х.Ибраһимова өйрәнә.

Әдәбият           

Кыйссаи Чура батыр. К., 1884; 

Чура батыр хикәяте // Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984; 

Урманче Ф. Чура батыр // Мирас. 1996. № 8–12.

Автор  — Ф.И.Урманчеев