Биографиясе

1937 елның 25 мае, Казан — 2003 елның 25 ноябре, Мәскәү.

1959 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1965 елдан Мәскәүдә: Физика проблемалары фәнни-тикшеренү институтында, лаборатория башлыгы (1968 елдан); РФАнең Гомуми һәм нәорганик химия институтында (1971 елдан), сыеклыклар микродинамикасы секторы мөдире (1990 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре конденсатлашкан тирәлекләрдә затлы газлар төшләренең магнит резонансына карый. Мәҗитов тозларның судагы эремәләрендә төшләрнең магнит резонансын тикшерә, бу эремәләрдә су молекулалары һәм протоннарның динамикасын билгели. Суда селтеле металл ионнарының төш релаксациясе үзенчәлекләрен ачыклый. Зур булмаган басым астында инерт газлар белән тутырылган сыеклыкларны югары сизгерлектә тикшерү методикасын эшли. Конденсатлашкан тирәлекләрдә (сыеклыкларда һәм каты җисемнәрдә) эретелгән инерт газларның төш релаксациясен үлчи, молекуляр хәрәкәтнең фундаменталь закончалыкларын билгели.

Хезмәтләре

Релаксация ядер 131Хе атомов ксенона, растворённого в жидкостях // Докл. АН СССР. 1983. Т. 273, № 1 (автордаш);

ЯМР 129Хе ксенона, растворённого в тканях животных in vitro: Влияние поражения ткани раком // Докл. РАН. 1999. Т. 365, № 3 (автордаш);

Nuclear relaxation of atomic neone-21 liquid solution // Journal of Magnetic Resonanse. 1992. V. 96, № 1 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов