Тарихы

Корабльләр проектлау өчен А.М.Горький исеменәге Яшел Үзән заводы (Яшел Үзән суднолар төзү заводы (ЯҮСТЗ) каршында Үзәк КБ-340 буларак оештырыла (башлыгы — баш конструктор А.В.Кунахович), 1966 елдан хәзерге исемдә; 2000 елдан ДУП.

Төзелеше

Төп конструкторлык бүлекләре: проектлау, корпуслар, механика, электр техникасы, үлчәүләр һәм материаллар; нәшрият, мәгълүмат, контроль, план-җитештерү һәм башка ярдәмче бүлекләре; Фәнни-техник совет; ЯҮСТЗнда корабльләр төзүгә техник хезмәт хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче җитештерү бүлеге; корабль модельләрен (радио аша идарә ителүчеләрдән башлап үзйөрешлеләргә, берничә тонна сусыйдырышлыларга кадәр) эшләп чыгару, сынау, аларның гидродинамик сыйфатларын камилләштерү белән шөгыльләнүче эксперименталь бүлек булдырыла.

Бөтен модельләр ачык сулыкларда сынала, соңрак (1961 елда) яңа бюро бинасында сынаулар үткәрү өчен бассейн эксплуатациягә тапшырыла.

1958 елда 201, 201 М, 201 Т, 204 проектлары корабльләре төзүгә техник яктан хезмәт күрсәтүче төп филиал Керчь шәһәрендә, 1961 елда 159, 15 А һәм 35 проектлары корабльләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны эксплуатациягә тапшыру филиалы Калининград шәһәрендә (1968 елда корабльләрне серияләп җитештерү җайга салынганнан соң ябыла) эшлиләр. Бюроның Керчьтәге филиалы (1991 елга кадәр эшли) 1963 елдан Диңгез сынау станциясе дип атала башлый. Анда 150 тонналы «Смерч» (1121М проекты) «канатлы» корабль макеты, 100 тонналы КВП-11 һава мендәрле кораб моделе, 50 тонналы «Циклон» аэродинамик бушанулы катер һәм күп кенә үзйөрешле модель һәм җайланмалар сынау үтә.

Эшчәнлеге

ЯҮСТЗнда СССР ның берничә заводында төзелә торган 201, 201 М, 357, 159, 204 һәм 35 проектлары эшләнә. Илебездә беренче тапкыр 159 проектлы корабльләрендә мотор урынына зур куәтле газ турбиналары (Николаев шәһәрендәге «Машпроект» махсус КБнда эшләнә), титан эретмәсенең юка сүрүләреннән ясалган гидроакустик антеннаның кильасты ягалап агызгычы кулланыла. Алга таба бу проектның (159АЭ проекты) модификацияләнгән корабльләре чит илләргә сатыла башлый. Мәскәү «Винт» КБ белән бергә 204 һәм 35 проектлары корабльләрендә кулланылган яңа тип йөрткеч (гидромотор) эшләнә.

1965 елда 204 проекты корабль төзегәннәре өчен бюро белгечләре А.В.Кунахович, В.И.Цюпак, М.М.Гольдберг, Н.Д.Бочков һәм С.Г.Вялковка Ленин бүләге бирелә.

1963 елда бюро составында машиналар төзү махсус КБ (СКБ-М) оештырыла, аның алдына җиңел һәм кече габаритлы махсус судно җайланмалары һәм суднолар төзү тармагы өчен ясалмалар проектлау бурычы куела.

Яшел Үзән проектлаштыру-конструкторлык бюросында су асты көймәләрен су өсте корабльләре тарафыннан сикерешле эзләнү тактикасы алга сөрелә һәм теоретик яктан нигезләнә; бу бурыч 100–200 метр тирәнлектәге суга гидроакустик станция антенналарын батыру ярдәмендә үтәлә.

Буксирланучы гидроакустик антенналарны файдалану техникасы эшләнә, аның өчен СКБ-Мда чыгырлар, күтәргеч-төшергеч, шулай ук буксирлаучы җайланмалар (ПОУ һәм ПОБУ) эшләнә.

1960 елларның ахырында ПОУ беренче буларак 1124 проектлы «Альбатрос» корабленә куела. Моны башкарганнары өчен Ю.А.Никольский, Л.Ф.Федосеев, һәм Б.И.Коваленко СССР Дәүләт бүләгенә лаек булалар (1979 ел). Су асты көймәләренең сикерешле эзләү тактикасы «Александр Кунахович» су асты канатлы кораблен (1141 проекты, «Сокол») төзегәндә алга таба үстерелә. Ул Яшел Үзән проектлаштыру-конструкторлык бюросында төзелеп, 1977 елда файдалануга тапшырыла. Бу тип серияле корабльләр (11451 проекты) Феодосиядәге «Море» заводында төзелә. Алар XX йөздә төзелгән иң зур су асты көймәсе (баш конструктор — Е.И.Овсиенко) санала.

ЯҮСТЗ танклар өчен асылма йөзү җайланмаларын, «Татарстан» транспорт рефрижераторын (1351 проекты), ракета кораблен (11661 проекты, «Татарстан»), Хәрби диңгез флоты өчен «Звук» тибындагы ярдәмче (үлчәүче) судноларны (1806 һәм 18061 проектлары), «Ягуар» тибындагы экспорт судноларын (1159, 115Т, 1159ТР проектлары), чик буе елга корабльләре (1248, 1249 проектлары) проектлауны башкара, шулай ук елга кораблары сериясен (1208 проекты) төзүгә техник хезмәт күрсәтүдә катнаша, ГДР, Һиндстан, Польша, Югославия, Румыния өчен хәрби корабларны проектлау эшенә булышлык итә.

Елга корабльләре комплексы төзегәннәре өчен А.А.Габсаттаров, К.Г.Коротаев һәм С.В.Русскин СССР Дәүләт бүләгенә лаек булалар (1985 ел). 1992 елда «Неустрашимый» сакчы корабы (11540 проекты, баш конструкторы Н.А.Яковлевский) файдалануга тапшырыла.

Яшел Үзән проектлаштыру-конструкторлык бюросы 20 дән артык проект эшләп чыгара, алар буенча 800 тирәсе корабль һәм судно төзелә, шуларның 150 дән артыгы чит илләргә сатыла.

1990 еллар уртасыннан бюро кече объектлар: «Терьер» катеры (14170 проекты), чик буе елга корабле (12130 проекты) төзи башлый. Конверсия тәртибендә бюро күп кенә техник проектлар башкара: гидродинамикасы хәрби кораблар өчен ясалган үзйөрешле модельләрдә сыналган автоматик рәвештә идарә ителүче су асты канатлы «Изумруд» диңгез пассажир судносы (14250 проекты); елга һәм диңгез шартларында кулланылучы «Итиль» танкеры (15230 проекты), шулай ук елга һәм диңгез пассажир һәм махсус суднолар һәм диңгездә йөрергә җайлаштырылган үзенчәлекле тримаран архитектуралы суднолар проектларын эшли.

Яшел Үзән проектлаштыру-конструкторлык бюросы нефть-газ сәнәгате һәм халык хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен кирәкле җиһазлар проектлый. ГПА-15 газ кудыргыч агрегатын электр белән тәэмин итү блогы һәм скважина җиһазларын ремонтлау җайланмасының гидройөрткечле чыгыры өчен документация эшләнә; скважина җиһазларына ябышып калган асфальт-парафинны юып төшерү өчен «Волна» тибындагы активатор юдыргыч моделе ясала, аны серияләп җитештерү Чистай суднолар ремонтлау заводында башлана; кулланучылар өчен 4 МВm куәтле газ турбиналы җайланма, магистраль газ үткәргеченең ябылган бүлемтегеннән газ суырту өчен мобиль компрессор станциясе, гидравлик чыгырлы үзйөрешле каротаж күтәрткеч техник проектлары булдырыла; агач эшкәртү һәм әрҗә җыю станоклары, шулай ук төрле медицина җиһазлары модельләре ясала.

1960 еллар ахырыннан корабль, аның төзү теориясе, гидродинамикасы, ныклыгына кагылышлы исәпләүләр өчен аналог, соңыннан цифрлы ЭВМ файдаланыла. 1985 тә ЕС-1045–1 ЭВМлы Хисаплау үзәге сафка бастырыла. 1998 дән бюро персональ ЭВМ базасында хисаплау техникасы һәм ярдәмче җиһазлар белән тәэмин ителә; локаль хисаплау челтәре булдырыла.

Бюро хезмәткәрләре мактаулы исемнәргә лаек була, СССР һәм РФнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Полвека в кораблестроении (к производственной деятельности Зеленодольского проектно-конструкторского бюро). Казань, 1999.

Автор – Г.С.Дмитриев, Р.Г.Усманов