Биографиясе

1924 елның 24 июле, Минзәлә кантоны Актанышбаш авылы — 1992 елның 26 октябре, шунда ук.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1962).

1938–1985 елларда Актаныш районында эшли: район элемтә бүлеге башлыгы (1947 елдан), «Изаиль» колхозы (1955 елдан), «Чишмә» колхозы рәисе (1963 елдан). Хөсәенов җитәкчелек иткән вакытта «Чишмә» колхозында җитештерү-техник һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла; бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 8 ц дан 25 ц га кадәр арта.

1967–1971 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.