Биографиясе

1939 елның 29 июле, Столбище районы Столбище авылы — 2012 елның 23 феврале, Казан.

1961 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә эшли.

1965–1970 елларда Бөтенсоюз терлек азыгы фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү өлкәсе Лобня шәһәре), әйдәп баручы инженер (1968 елдан).

1982–1986 елларда Бөтенсоюз сыек ашламалар фәнни-тикшеренү институтында механикалаштыру бүлеге мөдире (Мәскәү өлкәсе Клин шәһәре).

1986–1987 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү өлкәсе Луговая станциясе).

1970–1982 елларда һәм 1987 елдан Казан аграр университетында хезмәтне саклау һәм производствога өйрәтү (1972–1980), мелиорация (1980–1982), машина-трактор паркын эксплуатацияләү (1996 елдан) кафедралары мөдире. Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ротацион туфрак эшкәртү машиналарын проектлаштыру һәм эшләп чыгаруның фәнни нигезләренә карый.

Матяшин коник барабанлы һәм спираль эшче органлы, күчергечсез эшли торган машиналарның (үсемлекчелек комплексы өчен) компьютерлы технологияләрен һәм исәпләү системаларын тәкъдим итә. Аның җитәкчелегендә туфрак өслеген эшкәртү өчен экономияле ротацион механизмнар комплексы булдырыла.

Матяшин ТР машина-трактор паркының оптималь структурасын һәм составын нигезли.

Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, «СССРның уйлап табучысы», «РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Расчёт и проектирование ротационных почвообрабатывающих машин. М., 1988 (автордаш);

Повышение экономичности работы машинно-тракторных агрегатов при совмещении технологических операций обработки почвы. К., 1994;

Теория и расчёт ротационных почвообрабатывающих машин. К., 1999 (автордаш).